Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 ноябрь 2019, 13:49

Этнографик диктант язуга аскынлылар дәррәү кушылды

Бүген Аскын 1нче урта мәктәбендә “Этнографик диктант” Бөтенрусия акциясе үтте. Бу мөһим чарада аскынлылар актив катнашты.

Бүген Аскын 1нче урта мәктәбендә “Этнографик диктант” Бөтенрусия акциясе үтте. Бу мөһим чарада аскынлылар актив катнашты.
Чарада катнашучыларны диктант язу тәртибе белән район Клуб-китапханә системасы директорының китапханә хезмәтләндерүе буенча урынбасары Фәридә Дәүләтшина таныштырып, барысына да уңышлар теләде. Арытаба залдагыларны район хакимияте башлыгы Ришат Дихин сәламләде һәм чараның зур әһәмиятен билгеләде. Ришат Марат улы да райондашларыбыз белән акциядә катнашып, тест сорауларына җавап биреп, этнография, Русиядә яшәгән халыклар турындагы белем дәрәҗәсен бәяли алды.
Районыбызда этнографик диктантны 130 кеше язды. Диктант 30 сораудан торды: 20се гомум сорау, 10сы республикабызга бәйле иде. Диктантны язуга 45 минут вакыт бирелде.
Үз хәбәрчебез Наилә Имаева.
Лениза Закирова фотосы.
Читайте нас: