Хәзер сыер һәм атларның да паспорты булачак. Башкортстан малларын электрон таныклыклар белән тәэмин итәчәкләр. Бу банкта кредит алган чакта малларны залогка салу мөмкинлеге бирәчәк. Төбәкнең агросәнәгать комплексын санлаштыру турында килешүгә Мәскәүдә “Алтын көз” агрокүргәзмәсендә кул куелды. “Агроүзәк” компаниясе республикада малларны электрон индентификацияләү операторы булып тора. Мөгезле эре терлек тулысынча биркаланган.