Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 октябрь 2019, 18:34

Тарихыңны беләсеңме?

1 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көненә алдыннан сәгать 11.00дә Русиянең барлык төбәкләрендә дә “Зур этнографик диктант” бөтенрусия акциясе үтәчәк.

1 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көненә алдыннан сәгать 11.00дә Русиянең барлык төбәкләрендә дә “Зур этнографик диктант” бөтенрусия акциясе үтәчәк.


Уфада акция 41 мәйданда үтәчәк. Диктант биремнәре 30 сораудан тора. Шуларның 20се барысы өчен дә уртак, ә калган 10ысы һәр төбәк өчен аерым. Акциядә катнашучыларга диктант язуга 45 минут вакыт бирелә. Биремнәр өчен куелган баллның максималь суммасы – 100.


Дөрес җаваплар www.miretno.ru сайтында 10 ноябрьдә урнаштырылачак. Индивидуаль нәтиҗәләрне 12 декабрьдә бастырачаклар.


Русиядә бу масштаблы чара 4нче ел рәттән үткәрелә. Диктант кешеләрнең этнографик грамотасы дәрәҗәсен, Русиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.


“Зур этнографик диктант” халыкара акциясе хакында тулырак мәгълүматны miretno.ru сайтында белергә була.
Читайте нас: