Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 октябрь 2019, 11:37

Эфирда – балалар!

29-31 октябрьдә Уфада дүртенче тапкыр барлык Русиянең мәктәп укучылары өчен “Детям дали камеру” Бөтенрусия медиафестиваль-тренингы үтәчәк.

29-31 октябрьдә Уфада дүртенче тапкыр барлык Русиянең мәктәп укучылары өчен “Детям дали камеру” Бөтенрусия медиафестиваль-тренингы үтәчәк.

Башкалабызга медиа белән кызыксынучы һәм бу юнәлештә һөнәри белем алырга теләүче 300 үсмер җыелачак. Алар Русиянең төрле төбәкләренең балалар һәм үсмерләр мәгълүмат чараларын тәкъдим итәчәк.

Өч көн буе барлык телерадиоканаллар эфир вакытларын балаларга бирәчәк. Уфа хакында сюжетлар төшереләчәк, репортажлар эшләнәчәк.

Русиядәге иң популяр программа булып саналучы “Орел и решка” алып баручысы Ольга Антипова фестивальгә Минскидан киләчәк һәм балалар белән тәҗрибә уртаклашачак, һөнәри серләр белән бүлешәчәк.
Читайте нас: