Шулай булса, гүзәл затларның эш стажы сизелерлек артачак.
Русия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил Татьяна Москалькова декрет ялын эш стажына кертергә тәкъдим итә. Әлеге чара хатын-кызлар һәм ир-егетләрнең хезмәт өлкәсендәге мөмкинлекләрен тигезләргә сәләтле.
Омбудсмен белдерүенчә, хәзерге вакытта шундый тенденция күзәтелә: гаиләдә ир-егетнең дә, хатын-кызның да мәшгульлекләре тигез. Әмма хатын-кызларның (алар йорттагы эшләргә һәм балаларны тәрбияләүгә өч тапкыр күбрәк вакыт сарыф итә) үз карьерасы белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре азрак.
Ир-егетләр һәм хатын-кызларның мөмкинлекләрен тигезләү өчен Москалькова яңа норма булдырырга – балалар тәрбияләүгә сарыф ителгән вакытны хатын-кызларның эш стажына кертергә тәкъдим итте.
«Русиядә мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган 20-49 яшьлек хатын-кызларның мәшгульлек дәрәҗәсе барлык эшләүчеләрнең 65,8 процентын тәшкил итә», – дип искәртте ул һәм әлеге тәкъдимне халыкның бу категориясе өчен «чын мәгънәсендә котылу юлы» дип атады.