Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 октябрь 2019, 19:02

Башкортстанда алкоголь белән агуланып үлүчеләр кими

Агымдагы елның 9 аенда Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 104,9 процент тәшкил итте.

Агымдагы елның 9 аенда Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 104,9 процент тәшкил итте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә бүген узган оператив киңәшмәдә, Русия буенча уртача күрсәткеч 102,7 процент дәрәҗәсендә булуын исәпкә алып, бу -- бик яхшы күрсәткеч, дип белдерде. Республиканың төзелеш комплексы үз күрсәткечләрен 2,7 процентка яхшырткан. Торакны файдалануга тапшыру 1,5 миллион квадрат метрдан артып киткән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 11 процентка күбрәк.

Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексында уңай тенденцияне саклап калып була. Әмма, аның сүзләренә караганда, күрсәткечләр үсешенә ирешергә кирәк. “Безнең тәҗрибәбез, тәҗрибәле кадрларыбыз булуын исәпкә алып, бу юнәлештә тагын да активрак эшләргә тиешбез. Республика аграрийларга ярдәм итәргә әзер”, -- диде Радий Хәбиров, Хөкүмәт вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахмановка мөрәҗәгать итеп.

Башкортстанда халыкның үлүе 3,8 процентка кимегән.

-- Үткәргән чаралар комплексы безгә 3 меңгә якын кеше гомерен саклап калырга мөмкинлек бирде. Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 8,8 процентка кимеде. Тагын бер сан куандыра -- алкоголь белән агуланудан үлүчеләр 7,1 процентка кимеде. Шул ук вакытта Русиядә бу күрсәткеч 14 процентка арткан һәм бу, әлбәттә, куандырмый.

Бу бездә хокук сакчыларының, муниципалитет башлыкларының, иҗтимагый оешмаларның гамәлләре бик җитди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйли, — диде республика Башлыгы һәм барысын да яхшы нәтиҗәләр белән котлады.
Читайте нас: