Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 октябрь 2019, 17:05

Республикада спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арта!

Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру максатында Башкортстанның Яшьләр сәясәте Һәм спорт министрлыгы берничә төбәк проекты буенча эш алып бара.

Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру максатында Башкортстанның Яшьләр сәясәте Һәм спорт министрлыгы берничә төбәк проекты буенча эш алып бара.


"Демография" гомумдәүләт проектына караган "Спорт - яшәү нормасы", шулай ук социаль активлык, эшуарлыкны киңрәк җәелдерүгә багышланган төбәк проектлары анык максатлар куя.


Республиканың Спорт һәм яшьләр сәясәте министры Руслан Хәбибов сүзләренә караганда, 2024 елда төбәктә яшәүче халыкның 55 проценты спорт һәм физик культура белән шөгыльләнәчәк. Яшьләр арасында бу санны 94,9 процентка җиткерү максаты куелган.


2024 елга кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнүче 14015 кеше, төбәк һәм федераль проектларга кушылып, эшчәнлекләрен тагын да киңрәк җәелдерәчәк.
Читайте нас: