Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 октябрь 2019, 17:57

Розаларны өшетә күрмәгез!

Аларны кышкылыкка әзерләргә вакыт.

Аларны кышкылыкка әзерләргә вакыт.

Тиздән салкыннар башлана. Димәк, ныклап туңдырганчы, күпьеллык чәчәкләрне кисеп, өсләрен капларга кирәк булачак.

Роза куакларын бик иртә ябарга ярамый. Алар 5 градус салкынны да яхшы кичерә. Түбән температура аларны чыныктыра гына. Шулай ук чәчәкләрне көннәр җылы торганда кисәргә киңәш ителми, ул яңа сабаклар үсүгә китерә, ә бу аның бөтен көчен ала. Хәлсез розалар кышны начар чыга. Чәчәк сабакларына көзне тимер купоросы яисә бордо сыекчасы сибәргә кирәк.

Куак төпләренә 10-15 сантиметр биеклектә коры субстрат — ком, вак йомычка, ылыслы пычкы чүбе кушылган яфрак черемәсе өеп чыгарга кирәк булачак. Октябрьдә розаларның яфракларын өзәргә һәм сабакларын 50 сантиметр калдырып кисәргә киңәш ителә.

Тышта төнлә генә түгел, көндез дә һава температурасы минуска төшкәч кенә аларны каплыйлар. Моның өчен агач тартмалар ярдәмгә килә. Һәр куакны агач тартма белән каплап, өстенә пленка капларга һәм кырыйларын кирпеч белән бастырырга.

Ә иң уңайлысы — һәр куакны спанбонд, яки лутрасил кебек тукыма белән 4-5 кат урарга, бау белән бәйләргә һәм өстеннән капчык кидереп куярга. Кар яугач, аларны кар белән капларга онытмагыз, шулай эшләгәндә алар кышкы салкыннарда яхшы сакланачак.

Тагын бер киңәш: розаларны коры көнне каплагыз.
Читайте нас: