1 тонна авиация керосинының бәясе 59 мең 403 сум, Аи-92 һәм Аи-95 маркалы 1 литр бензин бәясе 42,56 һәм 45,79 сум тәшкил итә.
Аи-92 маркалы бензинның биржадагы уртача бәясе 1 тонна өчен 45 мең 764 сум тәшкил иткән, бу моннан бер атна элеккеңбәядән 76 сумга кимрәк. Аи-92 маркалы бензинның уртача күпләп сату бәясе 91 сумга артып, 1 тонна өчен 46 мең 203 сумга җиткән.
Аи-95 маркалы бензинның биржадагы уртача бәясе 1 тонна өчен 48 мең 629 сум тәшкил иткән, бу моннан бер атна элеккеге бәядән 777 сумга артыграк. Уртача күпләп сату бәясе 417 сумга артып, 1 тонна өчен 48 мең 600 сумга җиткән.
Русия аэропортларында 1 тонна авиация керосинының бәясе хисап чорында 25 сумга артып, 59 мең 403 сум тәшкил иткән.
Бу хакта "Татар.инфом" хәбәр итә.