Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 октябрь 2019, 18:39

“Тугрылык өчен рәхмәт!” акциясе

Хөрмәтле гәзит укучылар, “Аскинская новь”, “Ышаныч” һәм “Йәнтөйәк” гәзитләренә язылуыгыз, яратып укуыгыз өчен чиксез рәхмәт белдерәбез!

Хөрмәтле гәзит укучылар, “Аскинская новь”, “Ышаныч” һәм “Йәнтөйәк” гәзитләренә язылуыгыз, яратып укуыгыз өчен чиксез рәхмәт белдерәбез! Гәзитебез битләрендә аскынлылар уңышлары, туган як тарихы, гаилә парлары, күренекле якташлар турында язуыбызны дәвам итәбез. Район гәзите — бердәнбер дөрес һәм көнүзәк мәгълүмат чыганагы.

Редакция коллективы ярдәмегез, язылу кампаниясендә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерә. Һәрвакыт безнең белән булуыгыз өчен шатбыз!

Ә күп еллар дәвамында гәзитебезгә тугры калганыгыз өчен бәйгеоештырабыз. 2019 елның 15 октябреннән “Тугрылык өчен рәхмәт!” акциясен игълан итәбез. Акция шарты — гәзитнең иң иске номерын китерергә, ягъни 1931 елның ноябреннән чыга башлаган саныннан башлап.

Мөгаен, кайберәүләрдә район гәзитенең “саргайган гәзит битләре” сакланадыр. Шундый гәзитләр булса редакциягә алып килегез, ни өчен алар сездә саклана, шул хакта сөйләгез. “Саргайган гәзит биләре” ияләрен бүләкләр көтә.

2019 елның 20 декабрендә йомгак ясала, җиңүчеләр бүләкләнә.
Читайте нас: