Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 октябрь 2019, 18:04

Төп ингредиентлар — ихлас сөю һәм күңел җылысы

Яшелчәләрнең мул уңышы җыеп алынган, кар базы кайнатма, компотлар белән тулган — көз һәр хуҗабикә өчен кызу һәм мәшәкатьләргә тулы чор.

Яшелчәләрнең мул уңышы җыеп алынган, кар базы кайнатма, компотлар белән тулган — көз һәр хуҗабикә өчен кызу һәм мәшәкатьләргә тулы чор. Аның каравы, кышкы озын кичләрдә гаилә белән бер өстәл янына җыелып, күңелле мизгелләрне искә алып, кура җиләге кайнатмасы белән чәй эчүләре үзе ни тора?!

Менә шулай Вәрисә Хаҗиәкбарова ел саен якыннарын үзенең кабатланмас рецептлары буенча әзерләнгән ризыклары белән сыйлый.

Барлык авыл хатын-кызлары кебек Вәрисә Канифҗан кызы да бик тыйнак, уңган, чөнки шәхси хуҗалык ялкауларны яратмый. Тавык чүпләсә дә бетмәс эшләрнең барысына да өлгерү өчен беренче әтәчләр белән торырга, хуҗалык мәшәкатьләрен башкарып, эшкә йөгерергә кирәк. Һәм болар барысы да гади булмаган авыл шартларында эшләнә. Вәрисә Хаҗиәкбарова гомер буе терлекчелектә эшли: ветеринария санитары да, хисапчы да, савымчы да була. Кайда гына эшләмәсен, һәрчак зур җаваплылык тоеп, эшен җиренә җиткереп, намус белән башкара.

— Безне балачактан хуҗалык эшләренә өйрәтеп үстерделәр — йорт җыештыру, бакча үстерү, чүп утау, аннары өлкәннәр белән басуга чөгендер эшкәртергә дә йөри идек. Авылда барысы да шулай яшәгәч, бу ниндидер батырлык дип исәпләнми, ә тормыш рәвеше дип кабул ителә. Әти-әни безне һәрчак өлкәннәрне хөрмәт итәргә, киңәшләренә колак салырга өйрәтте. Шуңа күрә авылдашлар арасында аралашу җылырак һәм ачыграктыр, мөгаен. Бу тормыш рәвешен үзгәртү теләгем беркайчан да булмады, — ди ул.

Бүген Вәрисә Канифҗан кызы хаклы ялда, бар вакытын өенә, гаиләсенә, мавыгуларына багышлый. Менә берничә ел инде оста хуҗабикә кәҗә сөтеннән тәмле һәм файдалы эчемлек — кымыз эшли. Аның шифалы сыйфатлары турында ишетеп кенә белми. Ә аның өйдә эшләгән сырларының тәме турында авылда белмәгән кеше юктыр. Барысын да ул үзенчә, күңел җылысын биреп, мөкиббән китеп эшли, шуңадыр да искиткеч тәмле килеп чыга. Үзе әйтүенчә, һәр яңа рецептка сөю һәм күңел җылысын кушу кирәк. Шул чакта барысы да, һичшиксез, тәмле килеп чыгачак.

Вәрисә Хаҗиәкбарова сөекле әни, ә хәзер оныкларына яраткан дәү әни дә. Тормыш иптәше Габдрәшит Суфияр улы белән балаларын да үзләре үрнәгендә эшсөяр, изге күңелле, максатчан итеп тәрбияләгәннәр, лаеклы белем алырга ярдәм иткәннәр. Хәзер алар үз гаиләләрен корып, шәһәрдә яшиләр, ата йортына кунакка гына кайтып йөриләр.

Лилия Шәрифгалиева.

Фото гаилә архивыннан алынды.
Читайте нас: