Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 октябрь 2019, 13:52

Шигъри күңелле алиһә

“Күңелендә илһам чишмәсе” номинациясендә җиңү яулаган Зәвия Шәрифҗанованың шигъри шәлкеме.

Шигъри күңелле алиһә

“Күңелендә илһам чишмәсе” номинациясендә җиңү яулаган Зәвия Шәрифҗанованың шигъри шәлкеме.

Бәйрәмең белән, “Ышаныч”!

Матбугатка язылу көне белән,

Безнең сөйгән район гәзите.

“Ышаныч” ул район тормышының

Нуры сибелеп торган йөз, бите.

Күпме вакыт үтеп китте,

Күпме үзгәрешләр кичердең?

Халык белән бергә сулыш алдың,

Син яшәргә илһам, көч бирдең.

Бөтен гәзитләрнең арасында,

“Ышаныч”ның данлы юлы бар.

Җуелмаслык халкым теле бар,

Сине сөйгән халкың, илең бар.

Яшә “Ышаныч”ым алга атла,

Нык адымнар белән ышанып.

Сине сөеп укыр халкың бар,

Маяк булыр өчен хакың бар!
Читайте нас: