Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 октябрь 2019, 14:15

Иман йорты ишекләрен ачты

Республика көне алдыннан районда күптән көтелгән вакыйга — Кышлау-Елга авылында “Ихлас” мәчете ачылу тантанасы үтте. Гыйбадәт йортын ачу чын-чынлап олы бәйрәм булды.

Республика көне алдыннан районда күптән көтелгән вакыйга — Кышлау-Елга авылында “Ихлас” мәчете ачылу тантанасы үтте. Гыйбадәт йортын ачу чын-чынлап олы бәйрәм булды.

Чарада район хакимияте башлыгы Ришат Дихин, Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Урал Килсенбаев, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Шамил Шәрипов, мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе, Русия Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, район имам-мөхтәсибе Зөфәр Гыйндуллин, урындагы дин әһелләре, күрше биләмә кунаклары, авыл халкы катнашты.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәкъбир әйтүдән башланды. Аннары мәртәбәле кунаклар олы бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләре җиткерде. Баш мөфти кышлау-елгалыларга Үзәк диния нәзарәтенең яшел флагын бүләк итте, мәчет төзелешендә саллы өлеш керткән иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кышлау-Елга авылы мәчете имам-хатыйбы Илшат Саттаров та гыйбадәт йортын төзүдә үз өлешләрен керткәннәргә чиксез рәхмәт белдерде. Күркәм тантана өйлә намазы белән тәмамланды.
Читайте нас: