Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 октябрь 2019, 15:59

Ил күрке булып мәхәббәтле гаилә тора

Авыл җире гүзәл табигате, уңган халкы белән генә түгел, үрнәкле, күркәм гаиләләре белән дә ямьле.

Авыл җире гүзәл табигате, уңган халкы белән генә түгел, үрнәкле, күркәм гаиләләре белән дә ямьле. Аскын авылы да шундый гаиләләре белән дан тота. Эштән һәм тормыштан ямь табып, бер-берсенең кадерен белеп яшәүче Рәмидә белән Фәдис Нурмөхәмәтов һәм Рәвилә белән Фәргать Салихов гаиләләре нәкъ шундыйлар исәбендә. Булдыклы гаиләләр тырышлыклары нәтиҗәсендә күпләр кызыгырлык дөнья корган. Сүзем агымдагы елның 10 октябрендә 50 яшьлек күркәм юбилейларын билгеләгән игезәкләр Рәмидә белән Рәвилә турында.

Кадерлеләребез Аскын районы Гөмбә авылында гаиләдә төпчек бәбиләр булып дөньяга килә. Тәслимә һәм Насртдин Гайбадуллиннар гаиләсендә олы балалары Ясирә, Мәүлидә, Рәфыйкъ, Рим тәрбияләнгән була.

Игезәкләр тугач, дөнья тагын да ямьләнә, нурлана. Гайбадуллиннар гаиләсе бик тырыш, уңган, булдыклы, эшсөяр, үрнәкле булулары белән дан тота. Рәмидә белән Рәвилә бәләкәйдән әти-әнисенең кул арасына кереп, эшләп үсә. Хуҗалыкта күпләп мал асрыйлар, яшелчә-җимеш үстерәләр, зур кортбакча тоталар. Үзләре бәләкәйдән теремек була. Әтисе язын, җәен күбрәк кортбакчада була. Ә алар әнисе белән Төй елгасында юкә кабыгын батырып мунчала суялар, кырга чыгып тал кайрысы салдырып, мунчала белән бергә заготовительгә тапшырып акча эшлиләр. Бу вакытта инде олы апа-абыйлары мәктәпне тәмамлап, өйдән чыгып киткән була.

Тик әтиле-әниле, тулы бәхетле булып яшәгән мизгелләр кинәт өзелә. Кызлар 6 сыйныфта укыганда авыр чирдән әниләренең гомере өзелә. Барлык йорт эшләре, дөнья мәшәкатьләре әтисе белән әле балалык яшеннән дә чыкмаган ике кыз иңенә төшә.

Гөмбә авылында башлангыч мәктәп кенә булгач, укучылар 4 сыйныфка 7 чакрым ераклыкта урнашкан Кашка мәктәбенә йөреп укый. Укучылар интернатта яши. Ә Рәвилә белән Рәмидә олы яшьтәге әтиләрен — Бөек Ватан сугышы ветеранын берүзен генә калдырмый. Җитмәсә, хуҗалык зур: иртәле-кичле сыер саварга, кош-корт, мал карарга, икмәк, әтиләренә ашарга пешерергә кирәк. 6 сыйныфта укучы ике бәләкәй генә кыз бала көзге ачы җилле яңгырларда, кышкы бураннарда кара урман аша көн саен 15 чакрым юл үтүләрен хәзер күз алдына да китереп булмый. “Без иртә белән торып, сыер савып, эш бетереп көрт ерып мәктәпкә килеп җиткәндә безнең интернатта яшәгән сыйныфташларыбыз җылы постельдән торып, әзер, җылы ашны барып ашарга иренеп ятуларын күреп әрнүләр, күшеккән куллар, туңып бозга каткан өс киеме хәтердә тирән эз калдырды”, — ди алар.

Авырлык чыныктырган аларны. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Рәмидә — бухгалтер, Рәвилә тегүче һөнәрен үзләштереп, матур хезмәт юлын башлыйлар. Уңган, акыллы кызлар үз ярларын табып, гаилә корып, инде бәхетле ир хатыны, кадерле әни, дәү әни куанычы тоеп гомер кичерә.

Рәмидә Фәдис киявебез белән Рәмзил һәм Эльвина туганыбызга гомер бүләк итеп, кадерләп үстерделәр, югары белем бирделәр. Рәмзил — юрист, нефть өлкәсендә эшли. Үз куллары белән әти-әнисе ярдәмендә өй төзеп керде. Киленебез Венера белән Нәзир исемле ул үстерәләр. Кызлары Эльвина — балалар табибы, Уфада эшли.

Ә Рәвилә белән Фәргать киявебез өрлектәй өч ул үстерделәр. Олы уллары Фәнзир юл төзелешендә эшли. Ильмир әле генә Казанда университетны кызыл дипломга тәмамлады, энергетик. Ул инде күптән эшләп йөри. Кече уллары Ильяс та инде мәктәпне тәмамлап, Нефтекама шәһәрендәге нефть колледжында һөнәр үзләштерә.

Рәвилә һәм Рәмидә туганнарыбызның сабырлыгына, уңганлыгына, матур тормыш көтүләренә без — туганнары чиксез шатланабыз.

Мөселман хатын-кызларына хас булган барлык күркәм сыйфатларны үзләрендә тәрбияләп, гаиләләрендә иң кадерле әни, нәзакәтле хатын, туганнары өчен хәстәрлекле, кечелекле булып, соклангыч дөнья көтәләр. Кадерле туганнарыбызның кулларыннан гөлләр тама, пешергән аш-сулары ашап туйгысыз.

Сөекле гомер парыгыз, тормышыгызны нурга күмгән, сөю-сәгадәт бакчасында үстергән балаларыгыз, оныкларыгыз белән бәхетле булып озак яшәгез. Тормыш касәгез сөенечләр белән мөлдерәмә тулы булсын, алда тагын да зуррак бәхет-шатлыклар колач җәеп каршы алсын!

Үлчәнмәгән сездә рухи ныклык,

Ташып тора җанда егәрлек.

Бирсен Аллаһ сезгә ныклы саулык

Гомер тауларына менәрлек.

Намуслы тормыш юлы үтү өчен

Кирәк акыл зирәклеге, кыю фикер.

Бисмиллалап башлаган һәр эшегезгә

Фәрештәләр күктә әйтеп торсын

зекер.

Чыннан да, бу гаилә парларына нинди генә теләкләр теләсәң дә, нинди генә җылы сүзләр җиткерсәң дә аз кебек тоела. Алар тормыш көтәр өчен генә яратылган диярсең. Шуңа да эшчән, өлгер, намуслы булганнары өчен тирә-юньдәгеләр чиксез хөрмәт итә.

«Алдагы көннәрдә дә матур яшәп, тигезлектә балаларны аякка бастырырга насыйп булса иде. Бәхетне һәркем үзенчә таба. Авылда, туган җиреңдә тапканы кадерле дә, газиз дә ул», — дигән изге теләктәләр Нурмөхәмәтовлар һәм Салиховлар.

Әйе, матурлыкны күрә белгән, тормыш мәгънәсен аңлап гомер кичергәннәр генә тирә-юньгә һәрвакыт шулай күңел түреннән чыккан хөрмәт, мәхәббәт хисләреннән генә торган теләкләрен җиткерә, изгелек орлыклары чәчә, тормышта ышанычлы адымнар белән атлый.

Арабызда шундый тырыш, максатчан, мәрхәмәтле кешеләр күбрәк булган саен тормыш күркәмрәк, яшәве күңеллерәк.






Фәйрүзә Юнысова.
Читайте нас: