Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 октябрь 2019, 13:59

Иҗат дөньясына сәяхәт

“Күңелендә илһам чишмәсе” номинациясендә җиңү яулаган Фәнизә Сәлимгәрәеваның шигъри шәлкеме.

“Күңелендә илһам чишмәсе” номинациясендә җиңү яулаган Фәнизә Сәлимгәрәеваның шигъри шәлкеме.


Без бит башкорт балалары,

Гәүһәре туган илнең.

Кемнең хатасы беләндер

Өйрәндек татар телен.

Ә бит үзебезнең саф

Башкорт теле бик якын.

Әй, күтәрелде күңелләр

“Йәнтөйәк”не алгачтын.

Мостай, Рәми, Фәридәләр

Күтәрде башкорт телен.

Дога кылабыз аларга,

Рухларына ирешсен.

Күршеңнең хәлен белү —

Матур йола башкортта.

Яраткан гәзитебез

Шушы эше башкара.

Төньяк төбәкнең хәлләрен

Беләсең килсә, син сердәш,

Алдыр, укы “Йәнтөйәк”не,

Бездән сиңа шул киңәш.
Читайте нас: