Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 октябрь 2019, 11:46

Осталыкның юктыр чикләре

Узган шимбә “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында үткән Матбугат бәйрәмендә

Узган шимбә “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында үткән Матбугат бәйрәмендә кул эшләре осталары әйберләреннән һәм шәхси хуҗалыкта җитештерелгән продукция: сөт ризыклары, җиләк-җимеш, камыр ашларыннан бай күргәзмә-сәүдә оештырылды. Аскыннан Рәмилә Юнысова, Миләүшә Кадимова, Иске Казанчыдан Мәмдүнә Зарипова, Алия Кыямова, Раушания Хаҗиәкбарова, Мота-Елгадан Ралия Хәсәнова, Үршәдедән Вәрисә Хаҗиәкбарова, Үтәштән Раида Гыйльметдинованың күргәзмәгә алып килгән әйберләренә карап, бу гүзәл затларның никадәр уңган, оста, тырыш икәнлекләрен күрергә мөмкин иде. Бәйрәмдә катнашучылар аларның әйберләрен бик теләп сатып алды.
Читайте нас: