Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 октябрь 2019, 11:52

Конкурсларда актив катнаштылар

Бөтенхалык матбугатка язылу көнендә төрле конкурслар оештырылды, алдан игълан ителгәннәренә йомгак ясалды, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Бөтенхалык матбугатка язылу көнендә төрле конкурслар оештырылды, алдан игълан ителгәннәренә йомгак ясалды, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Мәсәлән, шарлоткалар конкурсында катнашырга теләк белдерүчеләр күп булуы куанычлы булды. Мәртәбәле жюри: Балалар иҗаты үзәге директоры рәисе Ләйсән Могътәбарова, Аскын ветстанция начальнигы Руслан Галләмов, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Риваль Сәлимов, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Артур Галиуллин иң тәмле шарлотканы билгеләде. Гран-при Аделина Хәсәновага бирелде һәм өч лауреат: Мәмдүнә Зарипова, Ралия Хәсәнова, Рәзилә Нартдинова билгеләнде. Фотода Аделина әнисе Луиза, энеләре Данияр һәм Раян белән. Бу гаиләнең заман белән бергә атлавын, бар яклап та актив булуын билгеләп үтү урынлы булыр. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Бу тирән мәгънәле әйтем чынлап та аларга атап әйтелгән диярсең. Луиза балаларында да үзенә хас күркәм сыйфатларны тәрбияли. Тынгысыз ханым бу көнне гәзиткә беренче язылып, “Иң өлгер” номинацисендә дә җиңде. Афәрин, Луиза!
Читайте нас: