Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 октябрь 2019, 12:13

Гәзит укучылар актив булды

2019 елның 5 октябрендә Бөтенхалык матбугатка язылу көне алдыннан район гәзитләре укучылары арасында түбәндәге номинацияләр буенча конкурслар оештырылды

2019 елның 5 октябрендә Бөтенхалык матбугатка язылу көне алдыннан район гәзитләре укучылары арасында түбәндәге номинацияләр буенча конкурслар оештырылды: “Иң өлгер” (бу көнне гәзиткә беренче булып язылучы), “Алдынгы карашлы” (безнең белән социаль челтәр аша хезмәттәшлек итүче иң актив авыл хәбәрчесе), “Иң шаян” (гәзит турында анекдот сөйләүче), “Спорт сөюче” (спорт төрләрендә актив катнашучы). Ә кем “Иң тугры укучы” (район гәзитенең иң иске санын китерүче), “Күңелендә илһам чишмәсе” (гәзиткә багышлап шигырь, мәкалә язучы), “Киңәшең белән уртаклаш” (эшчәнлегебезне яхшырту буенча фикерләре, киңәшләре белән уртаклашучы), “Мин һәм яраткан гәзитем” (гәзитебез белән үзенчәлекле итеп фотога төшүче), “Район укучы объективыннан” (автор фотолары җибәрүче, мәсәлән, балалар ялы, яшь, спорт, хезмәт сөюче авыл, ял урыны, матур ихата темаларына). Конкурсларда катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Бу күренеш, әлбәттә, тик хуплауга гына лаек.

Мәсәлән, “Алдынгы карашлы” номинациясендә безнең белән социаль челтәр аша хезмәттәшлек итүче иң актив авыл хәбәрчеләр билгеләнде. Мәсәлән, Гөлфия Сабирова (Кашка), Алсу Фаррахова (Солтанбәк), Азат Саяпов (Чишмә-Үрәкәй). Алар төбәкләрендә үткәрелгән төрле чараларны фотога төшереп, мәкаләләр язып җибәрә. Шулай ук үзләрен, халыкны борчыган мәсьәләләр турында фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерәләр. Шушы дуслык күпере киләчәктә дә ныклы, уңышлар юлдаш булсын!
Читайте нас: