Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 октябрь 2019, 18:35

Өлкәннәргә хөрмәт көне

Өлкәннәр көнен юкка гына алтын көздә билгеләмиләр, чөнки олыларның гомер буена туплаган акыллы фикерләре, бай тәҗрибәләре алтын-көмештән дә кыйммәтлерәк. Халыкта элек-электән килгән өлкәннәрне “өебезнең алтын йозагы”, “гаиләбезнең алтын сандыгы” дип йөртүләр тирән мәгънәгә ия.

1 октябрьдә Аскын мәгълүмат үзәге коллективы редакциядә һәм типографиядә эшләп хаклы ялга чыккан ветераннар өчен матур чара әзерләп үткәрде. Очрашуга килгән ветераннарның чәй табыны янында сөләшер сүзләре, искә алыр хатирәләре күп иде. Шунда ук бергә фотога төшеп, чәй эчкәнче календарьлар эшләп өлкәннәргә истәлеккә тапшырылды. Фәүхинә Сарварова бу уңайдан язып килгән шигырен укып ишеттерде:

Кайтуым яшьлегемә

“Ышаныч” белән яшәдем,

Ул миңа балам кебек.

Төшемдә дә гәзитемне,

Кулыма алам кебек.

Мәңге яшәсен “Ышаныч”,

Үткен булсын каләме.

Аның аша ишетәмен,

Хезмәттәшләр сәламен.

Ышанычны югалтмыйча,

Тырышып яшимен дә.

Сезнең янга килүләрем

Кайтуым яшьлегемә.


Фәүхинә Сарварова
Читайте нас: