Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 октябрь 2019, 17:03

Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

Табигатьтә алтын көз. Яшел яфраклар чагу төсләргә күмелде. Олыгаюны гомер көзе дип юкка гына әйтмиләр бит.

Лаеклы ялдагылар ел фасылының шушы мизгелендә билгеләп үтелгән Өлкәннәр көне уңаеннан котлаулар, бүләкләр кабул итә, алар хөрмәтенә оештырылган тантаналарда катнаша. Бу көнне Аскын мәгълүмат үзәге коллективы да озак еллар фидакарь хезмәт салган олы хөрмәткә лаек ветераннарын чакырып, бәйрәм уңаеннан ихлас тәбрикләүләрен җиткерде. Ихлас аралашу сый-хөрмәткә бай чәй табыны артында дәвам итте.

Табигатьтәге көз сыман әнә шулай матур картаеп, сәламәт булып, тыныч гомер кичерергә язсын сезгә, хөрмәтле өлкәннәребез!
Читайте нас: