Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 октябрь 2019, 13:20

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!

Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!

Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, сезгә лаеклы алмаш булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,

урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!

Бәйрәмегез белән!


Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер якты тыныч тормыш –

Безнең сезгә әйтер теләкләр.
Сезнең тормыш юлы матур тарих,

Күпләр өчен үрнәк булырлык.

Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,

Сезнең гомер — безнең горурлык.
Читайте нас: