Медицина фәне искиткеч алга китсә дә, табиблар әлегә кадәр күп кенә куркыныч авыруларны нәтиҗәле дәвалый белмиләр. Менә Альцгеймер чирен алыйк. Аның кешедә кайчан һәм ничек башлануы турында төгәл генә белем юк. Хәтер начарланудан тыш, күз күрүе начарлануы, урыннарда начар ориентирлашу, логик фикерләү һәм карар кабул итүләрдә читенлекләр кичерү Альцгеймер авыруының төп билгеләреннән санала.
Чир һәр кешедә индивидуаль барлыкка килә. Экспертлар үзеңдә яки туганнарыңда бу чирне билгеләүнең бер төрле генә ысулы юк дип саныйлар. Әйтик, хәтер начарлануы аркасында туган проблемалар нәкъ менә Альцгеймер чиренә китерә дигән сүз түгел, ди белгечләр.
АКШның милли картаю институты бу җәһәттән төрле тикшеренүләр үткәргән. Белгечләр бәяләвенчә, хәвеф төркемендә иң тәү чиратта өлкән яшьтәгеләр тора. Мәгълүматларга ярашлы, хәзер 85 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең чирек өлеше Альцгеймер авыруы белән изалана. АКШта бу чир 65 яшьтән өлкән 5,5 млн. кешедә табылган.
Тикшеренүчеләр шулай ук спорт белән шөгыльләнү деменция һәм хәтер югалту белән бәйле авыруларны кире кага ала дип расламый. Әмма физик активлык сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, картлыкта хроник авырулар хәвефен киметә ала.
The Lancet гыйльми журналы исә төрле илләрдә гадәттә олыгая-олыгая барлыкка килгән чирләр буенча кешеләрнең картаю тизлеген чагыштыру буенча тикшеренүләр үткәргән. Галимнәр 1990—2017 еллар аралыгын анализлаганнан соң, гадәттә кешеләрдә берничә картлык чире туплануының уртача яшен билгеләгәннәр. Ул — 65 яшь дип атала. Русияне, дөнья буенча уртача күрсәткеч буенча чагыштырганда, халкы тиз картайган илләр арасына керткәннәр. Безнең илдә өлкән яшьтәге кешегә хас булган авырулар җыелмасы 59 яшьтә барлыкка килә икән. Тикшеренүчеләр тикшергән 192 ил арасында Русиягә 160нчы урын бирелгән.