Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 сентябрь 2019, 14:02

Көзге депрессия урап узсын!

Көзге депрессия­дән котылып буламы? Әлбәттә, була.

Көзге депрессия­дән котылып буламы? Әлбәттә, була. Түбәндәге киңәшләр аларны булдырмау өчен ярдәм итәр.

Махсус диета. Әмма шуны истә тотыгыз, үзегезне ашаудан тыймагыз, бу бары тик организмга стресс китерә­чәк. Ашау рационын җайга салыгыз. Менюга серотонинны барлыкка китерә торган ашамлыкларны кертегез: банан, хөрмә, цитрус җиләк-җимешләр, аксымга бай ризыклар. Кәефне күтәрү өчен аз күләмдә шоколад, баллы ризыклар да ашасагыз ярый.

Йоклау режимын җайга салыгыз. Көндез дә 30-60 минут йоклап алырга тырышыгыз.

Спорт. Мөмкин кадәр актив булырга кирәк. Гимнастика, йога, тренажер залларга, бассейнга барып кайту файдага булачак.

Саф һавада булу бик мөһим. Кояшлы көннәрдә, берүк, өйдә ятмагыз, паркларга чыгып керегез.

Негатив уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ерак булырга тырышыгыз.

Сезнең кәефегез – бары сезнең кулда. Үзегезне кулга алыгыз, артык борчылмагыз. Үзегезне яратыгыз, күбрәк елмаегыз.
Читайте нас: