Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 сентябрь 2019, 17:07

Шашлык маринадлау серләре

Шашлык грузин халкының милли ризыгы булса да, аны безнең халык та ярата.

Шашлык грузин халкының милли ризыгы булса да, аны безнең халык та ярата. Шуңа күрә, шашлык маринадлау серләренең берничәсен гәзит укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Шашлык өчен ал һәм арт бот, сырт-умыртка яны сөяге белән корсак яны ите һәм билдәмә алына. Шашлыкның тәме маринадлау осталыгына бәйле. Кайберәүләр маринадка аш серкәсе һәм лавр яфрагы да сала, әмма алар итне каты итә. Маринадлау өчен башлы суган, тоз, борыч та җитә. Кирәк булса, лимон суы яки сыек лимон кислотасы, виноград серкәсен файдаланырга мөмкин. Итне маринадта 4 сәгатьтән бер тәүлеккә кадәр тотарга мөмкин. Аны салкын урынга куярга ярамый, чөнки салкында ит катып китә, тәме бетә. Ул өйдә тизрәк маринадлана. Ашларыгыз тәмле булсын!
Читайте нас: