Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 сентябрь 2019, 11:31

Чәй яраткан - картаймый

Сингапур университеты профессоры Фэн Лэй җитәкчелегендәге физиологлар Бөек Британиянең Эссекс һәм Кембридж университетлары галимнәре белән берлектә чәйнең баш миенә тәэсиренә бәйле тикшеренүләр үткәргән.

Алар 2015 елдан 2018 елга кадәр 60 яшьтән өлкән 36 пациентның туклану режимын, яшәү рәвешен күзәтеп барганнар. Көн саен диярлек кара яки яшел чәй эчүчеләрнең зиһене саф, фикерләү сәләте һәм хәтере яхшырак була икән.

Тикшеренү нәтиҗәләрен “Aging” журналында бастырып чыгарганнар. Чәйдә шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы торучы матдәләр бар.
Читайте нас: