Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 сентябрь 2019, 18:53

Америка сабыен Русия табиблары коткарачак

Бала кара битлек белән туган.

Бала кара битлек белән туган.

Америкада яшәүче нәни кызчыкны әнисе бу көннәрдә Русиягә алып киләчәк. Сабый Краснодарга табиб-онколог Павел Попов чакыруы буенча килә.

Луна Феннер гадәти бала түгел, аның тумыштан меланоцитар невусы бар. Ул битендә битлек кебек кара тап белән туа. Кызның әнисе әйтүенчә, Америка табиблары баланы дәвалау өчен йөзләгән операция ясарга туры киләчәк һәм бу дүрт елга сузылачак, дигән.

Русиядә исә алты айлык сабыйны 18 ай эчендә таптан арындырырга вәгъдә иткәннәр. Табиблар зарарланган урында махсус препарат белән яңа тире “үстерә”, аннан лазер хирургиясе ярдәмендә пигмент табын кечерәйтә.

Краснодарның лазер һәм фотодинамик терапия буенча махсуслаштырылган клиникасы җитәкчесе Павел Попов сүзләренә караганда, Америка кызын дәвалаганда куллана торган технология алты-сигез операция эчендә битендәге миңне бетерү мөмкинлеге бирә.
Читайте нас: