Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 сентябрь 2019, 17:03

Лаеклы тормыш юлы

Аңа карап беркем дә 75 яшь бирмәс.

Иске Казанчы авылында яшәүче Гадел Зиннәт улы Шабанов (фотода) күркәм юбилеен каршы ала. Аңа карап беркем дә 75 яшь бирмәс. Яшь чагында ничек, әле дә шулай. Әйтерсең лә, дөнья мәшәкатьләре, кайгы-хәсрәтләр читләп узган.


Гадел 1944 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт һәм Сәхипҗамал Шабановлар гаиләсендә туган. Әтисе сугыштан яраланып кайта. Хәтта инвалидлык буенча группа алырга белешмәсе булган. Шуңа карамастан, Зиннәт бабай инвалид исеме күтәрәсе килми, төрле авыр эшләрдән читләшмәгән. Озак еллар заправкалаучы булып эшләгән, ягъни 200 литр сыешлы мичкәләр белән трактор, комбайннарга ягулык ташыган. Әнисе гади колхозчы булган.


Әти-әниләре эштән курыкмаганлык, уңганлык кебек күркәм сыйфатларны балаларында да тәрбияли. Гаделнең апалары Зәйтүнә, Фәния озак еллар сыер савучы булып эшләп, һәрвакыт алдынгы урыннар яулыйлар.

Иске Казанчы урта мәктәбен тәмамлап, шунда ук лаборант булып хезмәт юлын башлый. Совет Армиясе сафына алына һәм өч ел, өч ай, өч көн Совет гаскәрләренең Германиядәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Армия хезмәте аңа ошый, хәтта калырга тәкъдим итәләр, ләкин әтисе каршы килә. Бу хәлгә Гадел әле дә үкенеп куя, чөнки Совет Армиясендә хезмәт итү ул вакытта хөрмәтләнә иде. Икенчедән, анда ныклы тәртип бар, өченчедән, арытаба уку мөмкинлеге зур, дүртенчедән, хезмәт хакы яхшы (бигрәк тә чит илләрдәге группаларда).


Булдыклы солдат икәнлеген часть командованиесенең күпсанлы грамоталары, Совет Армиясе отличнигы билгесе, “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 20 ел” медале, хәрбия часть байрагы янында төшкән фото раслый.

Хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан егет озак уйлап тормый, Бөре автомәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң (биш ай өзеклек белән) 37 ел руль артында хезмәт сала. Иң беренче машина ГАЗ-66ны ремонтлап утыра, аннан соң ГАЗ-67, ГАЗ-52, ГАЗ-53, “Дружба” совхозына кайткан беренче КамАЗ да аңа ышанып тапшырыла.


Бу елларда ничә мең чакрым юл үткәнен әйтә алмый инде юбиляр. Кайларда гына булырга туры килми, ерак рейслар да куркытмый аны. Гадел Зиннәт улы бер кызык эпизодны искә төшереп алды: Далматово дигән җирдән сөт машинасы барып алырга хәбәр килә, ә аның кайда икәнен беркем дә белми. Гаделгә тапшыралар бу эшне. Наряд кәгазе буенча Уфага килә, анда Далматовоның Курган өлкәсендә икәнен белә. Шуны табып машинаны алып кайта һәм совхозның оста тимерчесе Хәлит Зөбәеров белән цистерна урынына кузов куялар. Шундый четерекле эшләрне күп башкара Гадел Зиннәт улы. Совхозда мал күп була, печән, салам җитми һәм аны еракта әзерлиләр (Краснодар крае, Омск өлкәсе, Казахстан ССРы). Бу җирдә ул армый-талмый эшли. Мәсәлән, Казахстанга өч көнгә бер барып кайталар.


Аның турында район гәзитенә еш язалар. Мәсәлән, 1985 елда ул 115,5 мең тонна/километр эш башкарган, бер тоннадан артык ягулык экономияләгән (шундый күрсәткечләр дә бар иде). 1995 елда комбайннардан ашлык ташучылар арасындагы ярышта районда икенче урын яулаган, акчалата премия белән бүләкләнгән.


Бүләкләргә килгәндә аның архивында бик күп Мактау грамоталары саклана, ә 1987 елда Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Шулай ук “Урал” мотоциклы тапшырыла, 1998 елда бүләккә суыткыч ала, “В.И.Ленинның тууына 100 ел хөрмәтенә фидакарь хезмәт өчен” медале, ВЛКСМның 100 еллыгы хөрмәтенә орден, дүрт ел социалистик ярыш җиңүчесе билгесе, 12нче бишьеллык алдынгысы билгесе һ.б.


Хезмәт ветераны үткәненә зарланмый, яхшы якларның күбрәк булуын хәтерли. Хезмәттәшләрен, җитәкчеләрне яхшы яктан искә ала. Чыннан да, совхозның шоферлар коллективы бердәм, тату, ярдәмчел була. “Һәрвакыт эш турында уйладык, алдынгылык өчен ярыш көчле иде”, дип искә ала ул.


Асия Кашафетдин кызы белән матур гаилә корып, 30 елдан артык дөнья көтәләр. Ике малай, бер кызга гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы, уллары фаҗигале рәвештә дөнья куя. Бу фаҗига Асия ханыма зур йогынты ясый.


Шушы хәлләр аны да гүр иясе итә. Калган улы һәм кызы белем алып, Тәтешле районында матур итеп эшләп, гөрләтеп дөнья көтәләр. Соңгы елларда Гадел Зиннәт улы Флүрә Әхәт кызы белән кавышып, матур итеп яшәп яталар.


Гадел Зиннәт улы гомере буе авыл тормышында актив катнаша. Совхозда ВЛКСМ комитеты, төрле комиссияләр, комитетлар әгъзасы, 2 чакырылыш Аскын район Советы, 4 чакырылыш Иске Казанчы авыл Советы депутаты итеп сайлана. Хәтта алты ай авыл Советы рәисе дә була.


Анда да автомобилен башка кешегә тапшырмый, тизрәк үз эшенә кайтырга омтыла.

Озак вакытлар өлкән агроном, совхоз директоры булып эшләгән Дамир абый Шәисламов болай дип хәтерли: “Гаделне армия хезмәтен тутырып кайтканнан башлап беләм. Нинди генә эш булса да, вакытка, һава торышына карамый рейска чыга. Кушылган эшне җиренә җиткереп башкара, үз эшен бик яхшы белгән мастер булды. Иптәшләре арасында да, авыл халкы арасында да үзенең уңганлыгы, ярдәмчеллеге белән аерылып тора, зур ихтирамга лаек булды”.


“Тормыш көтү — басу кичү түгел”, ди халык мәкале. Чыннан да, олы хөрмәткә лаек хезмәт юлы үткән, кешелеклелек сыйфатларын саклап калган, авылдашлар алдында зур хөрмәт казанган Гадел Зиннәт улының тормышы, яшәеше горурлык хисе уята, үрнәк булып тора!

Ярис Зәйдуллин.
Читайте нас: