Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 сентябрь 2019, 17:32

Иң тәмле тозланган кәбестә сездә булачак!

Моннан да тәмле кәбестәне әле ашап караган булмады! Сез дә ясап карагыз әле.

Моннан да тәмле кәбестәне әле ашап караган булмады! Сез дә ясап карагыз әле.

3 литрлы банкага:

- 3-4 тырнак сарымсак,

- 6-7 түгәрәк кара борыч,

- 2-3 кәнәфер,

- 3 уртача зурлыктагы кишер,

- 1-2 лавр яфрагы,

- зур-зур кискәләп кәбестә тутырырга.

Аннан өстенә кайнар су коярга. 10 минут тотабыз да суны түгәбез. Ул арада тозлык әзерләргә кирәк. Аның өчен:

- 1,5 литр су,

- 2 аш кашыгы тоз,

- 4 аш кашыгы шикәр комы,

- 0,5 стакан 9% уксус кирәк.

Уксус салмыйча гына тозлыкны кайнатып чыгарырга, уксус салырга, бер болгатып алгач, банкага коярга. 1-2 көн дигәндә тозланган кәбестә әзер!
Читайте нас: