Бүген Бөтендөнья чисталык көне уңаеннан оештырылган өмәләрдә Аскын мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре дә читтә калмады, җыештыру эшләрендә актив катнашты: балалар мәйданчыкларын чүп-чардан тазартты. Районыбызда мондый өмәләр иртә яздан башлап, даими үткәрелеп торуы да игътибарга лаек. Тирә-ягыбызны һәрвакыт чиста һәм пөхтә тотыйк, хөрмәтле якташлар!