Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 сентябрь 2019, 13:36

Күңелле, отышлы булачак

5 октябрьдә “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында үтәчәк Бөтенхалык матбугат көнендә кул эшләре осталарының хезмәт җимешләреннән күргәзмә оештырыла.

5 октябрьдә “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында үтәчәк Бөтенхалык матбугат көнендә кул эшләре осталарының хезмәт җимешләреннән күргәзмә оештырыла. Монда теләге булган һәркем катнаша ала һәм эшләнмәләрен сатып табыш та алырга мөмкин. Моның өчен катнашырга теләк белдереп, 2-10-48 телефонына шалтыратып, заявка бирергә һәм бәйрәм көнендә кул эшләреңне “Батыр”га алып килергә кирәк. Бәлки, кемдер әйберләрен саткан акчага якыннары-туганнарына, күп балалы гаиләләргә гәзит яздырып бүләк итәргә теләр, бу тик хуплана гына. Моны эшләүчеләр күп булып, дип ышанабыз, чөнки арабызда киң күңелле, юмарт кешеләр бихисап.
Читайте нас: