Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 сентябрь 2019, 12:46

Гәзит укучылар өчен конкурс

2019 елның 5 октябрендә Бөтенхалык матбугатка язылу көнендә район гәзитләре укучылары арасында түбәндәге номинацияләр буенча конкурслар оештырыла

2019 елның 5 октябрендә Бөтенхалык матбугатка язылу көнендә район гәзитләре укучылары арасында түбәндәге номинацияләр буенча конкурслар оештырыла: “Иң өлгер” (бу көнне гәзиткә беренче булып язылучы), “Алдынгы карашлы” (безнең белән социаль челтәр аша хезмәттәшлек итүче иң актив авыл хәбәрчесе), “Иң шаян” (гәзит турында анекдот сөйләүче), “Спорт сөюче” (спорт төрләрендә актив катнашучы). Ә кем “Иң тугры укучы” (район гәзитенең иң иске санын китерүче), “Күңелендә илһам чишмәсе” (гәзиткә багышлап шигырь, мәкалә язучы), “Киңәшең белән уртаклаш” (эшчәнлегебезне яхшырту буенча фикерләре, киңәшләре белән уртаклашучы), “Мин һәм яраткан гәзитем” (гәзитебез белән үзенчәлекле итеп фотога төшүче), “Район укучы объективыннан” (автор фотолары җибәрүче, мәсәлән, балалар ялы, яшь, спорт, хезмәт сөюче авыл, ял урыны, матур ихата темаларына)номинацияләрендә катнаша, иҗат җимешләрегезне 2019 елның 1 октябренә кадәр редакциягә китерегез яисә [email protected] электрон почтасына, “Вконтакте”, “Одноклассники” төркемнәренә җибәрегез. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла.
Читайте нас: