Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 сентябрь 2019, 13:01

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз!

1 октябрьдә “Бәйләнештә” социаль челтәрендә “Мин “Ышаныч”ка язылдым, ә сез?” дигән флешмобка старт бирәчәкбез.

1 октябрьдә “Бәйләнештә” социаль челтәрендә “Мин “Ышаныч”ка язылдым, ә сез?” дигән флешмобка старт бирәчәкбез.

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, 2020 елга гәзит-журналларга язылу башланды. Әйдәгез, актив булыйк, районыбызның яңалыклары белән танышып барыйк, тырыш кешеләре белән сокланыйк һәм үзебезне дә яхшы яктан күрсәтергә онытмыйк. Ә моның өчен матбугат басмаларына язылырга гына кирәк. 5 октябрьдә район үзәгендә “Матбугат көне” уңаеннан зур бәйрәм үткәреләчәк.

Программада “Йолдыз белән зарядка”, кызыклы викторина, республика гәзит-журналлары коллективларыннан килгән кунаклар чыгышы, төрле конкурс, такмаклар әйтешү, “Шарлотка” бәйгесе, 80нче еллар дискотекасы планлаштырыла. Ә 1 октябрьдә “Бәйләнештә” социаль челтәрендә “Мин “Ышаныч”ка язылды, ә син?” дигән флешмобка старт бирәчәкбез. Анда катнашу өчен бары тик 1 октябрьгә кадәр 2020 елның беренче яртыеллыгына район гәзитләренә яки “Ышаныч”ка язылып, квитанция һәм гәзитне тотып, фотога төшеп җибәрү дә җитә. Арытаба, старт бирелгәннән соң, фотолар лайклар җыярга тиеш булачак. Җиңүчене шушы лайклар ярдәмендә билгелибез һәм 5 октябрьдә үтәчәк бәйрәмебездә котлап, бүләк тапшырачакбыз. Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, сездән фотолар көтеп калабыз!

Сорауларыгыз булса редакция телефоннарына мөрәҗәгать итә аласыз!
Читайте нас: