Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 сентябрь 2019, 11:52

Бәхия апа бәхетле

Быелгы җәй салкын, әмма гөмбәгә бик бай, уңышлы булды.

Быелгы җәй салкын, әмма гөмбәгә бик бай, уңышлы булды. Һәр көн урманга гөмбә җыярга дип дистәләгән кеше бара, әмма арада аннан кайта алмаганнар да бар. Еш кына өлкән буын кешеләре югала.


Тюйск авылында яшәүче Бәһия Нигамәтова белән дә шулай була. Әби өлкән яшьтә булуына карамастан, җиләк, гөмбә мизгеле җитү белән урманга йөри. Кызы Фәния белән кияве Илфатны бу күренеш гаҗәпләндерми, чөнки ул урманда озакка тоткарланмый. Бәһия әби 22 августта кичке сәгать бишләрдә гөмбә һәм гөлҗимеш җыярга дип урманга китә. Кичен әби озак кайтмый торгач, туганнары хафалана, полициягә шалтырата, ирекмәннәр белән эзли башлый.

Әбине дүртенче тәүлектә таркалган Югары Барак авылы урынында табалар. Шушы вакыт эчендә полиция хезмәткәрләре, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (Уфа шәһәре) һәм Малояз авылы эзләү-коткару отрядлары, “Лиза-Алерт” эзләү-коткару отряды ирекмәннәре, Тюйск, Аскын, Караидел авыл халкы урманда һәр метрны тикшерә. Башта өметләре өзелә, шулай да күңелләрендә әбине табуга ышанычлары була.


Бәһия Фатих кызы әлеге вакытта үзен яхшы хис итә, аның белән Аскын үзәк район дәваханәсендә хәлен белергә баргач очраштык.

— Аллаһыга шөкер, өемә кайтырга ярдәм иттеләр. Хәзер анда аяк та басмыйм! — ди Бәһия апа. — Дүрт көн буена сугыш елларындагы кебек шомырт, җиләк яфраклары ашадым. Урмандагы дымлылыктан өшедем. Шулкадәр күп кешене аякка бастырганым, хафага салганым өчен борчылам. Беркемгә дә мондый хисләрне кичерергә язмасын.

— Без шулкадәр курыктык. Ашаудан, йокыдан калдык, яктыру белән әнине эзләдек. Урманнар сазлы, куе, тирә-юньдә кыргый хайваннар күп, кыштырдау тавышлары куркыта. Әнине тапкан вакыттагы уй-кичерешләрне берничек тә аңлатырлык түгел.

Бәһия Нигамәтова ярый әле табылган. Ел саен урманда күп кеше югала: нигездә, болар балалар яисә өлкәннәр. Әмма арада урта яшьтәгеләр дә бар. Сәбәбе шул — әзерлеккә ваемсыз караш.

Икенче сәбәп — кешенең хәле начараеп китәргә мөмкин. Гөмбә җыярга баручыларның күпчелеге — өлкән яшьтәгеләр. Кан басымы күтәрелгән яисә төшкән, инфаркт яисә инсульт булган — менә шул сәбәпләр белән кеше урманда калуы ихтимал. Арыганыңны һәм сусаганыңны да сизми калырга мөмкинсең, ә таныш сукмакка чыкканчы әле ерак. Сусау дезориентация, галлюцинация, баш авыртуларына китерүе белән зыянлы. Кешедә кесә телефоны булган очракта да кайда икәнлеген аңлата алмаячак.

Алия Гыйльванова материалы һәм фотосы.
Читайте нас: