Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 сентябрь 2019, 11:29

Хәрби хезмәткә чакыру тәртибе үзгәрде

Илебездә армиягә чакыру тәртибе үзгәрде.

Илебездә армиягә чакыру тәртибе үзгәрде. 1 сентябрьдән “Хәрби хезмәт турында” Законга үзгәрешләр үз көченә керде. Алар хезмәт иткән вакытта һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына, көндезге бүлектә укучы студентларга кагыла.

Армиягә чакырылу вакытын кичектереп тору хокукына ия булган, яки армиягә барудан азат ителгән кешеләр 1 сентябрьдән бу хокукларыннан баш тарта ала. Моның өчен военкоматның кабул итү комиссиясенә барып, гариза язарга кирәк.

Үзгәрешләр фәнни дәрәҗәсе булган кешеләргә, бакалавриат, специалитет, магистратурада көндезге бүлектә укучы студентларга, хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең бертуган абыйларына һәм энеләренә, балаларына кагыла.

1 сентябрьгә кадәр армиягә чакырылган солдатларга (срочники) вакытыннан алда демобилизацияләнергә рөхсәт итәчәкләр. Мәсәлән, солдатның икенче баласы туган очракта.

Моннан тыш, повестка алып та военкоматка килмәгән, медкомиссия узудан баш тарткан өчен штраф күләме арта. Моңа кадәр ул 500 сум булса, хәзер 3000 сумга кадәр җитәчәк.
Читайте нас: