Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 сентябрь 2019, 18:26

Тозлы кәбестә бер тәүлектә әзер була

Бакчада кәбестәләр дә өлгерә. Уңган хуҗабикәләр аңардан төрле салатлар ясый, кышкылыкка тозлый.

Бакчада кәбестәләр дә өлгерә. Уңган хуҗабикәләр аңардан төрле салатлар ясый, кышкылыкка тозлый. Ә менә бу рецептны белә идегезме?

Бер тәүлектә әзер була торган кәбестә тозлау ысулы.

2 килограмм кәбестәне, уртача зурлыктагы 2-3 кишерне саламлап турыйбыз. Яшелчәләрне һәм 2-3 тырнак сарымсакны 3 литрлы банкага салабыз да өстенә тозлык агызабыз.

Тозлык өчен 1 литр суга 0,5 стакан шикәр комы, 0,25 стакан тоз салып кайнатып чыгарасың, суытып, банкага саласың да 2 аш кашыгы аш серкәсе һәм 1 стакан көнбагыш мае өстисең.

Бер тәүлектән соң ашарга була.
Читайте нас: