Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 сентябрь 2019, 15:37

Баланың гомерен... телефон өзгән

10 яшьлек кыз зарядкада торган кесә телефонында уйнаган.

10 яшьлек кыз зарядкада торган кесә телефонында уйнаган.

Коточкыч фаҗига Мордовия Республикасының Большие Березняки авылында була. Кесә телефонында уйнап утырган 10 яшьлек кыз токка сугыла. Бу вакытта телефон зарядкада торган булган.

Әнисе тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта. Тик баланы коткарып калу мөмкин булмый, ул дәваханәдә үлә. Әлеге хәлне тикшерү бара.

Соңгы елларда телефонга бәйле фаҗигаләр турында ишетелеп кенә тора. Вакыты чыккан яисә токка тоташтырылган кесә телефонын куллану куркыныч тудыруы турында һәркем белеп торырга тиеш.
Читайте нас: