Күбияз ветеринария участогында 3000 баш мөгезле эре һәм вак терлек, 52 баш ат, 32 баш дуңгыз, 300гә якын песи һәм эт, 400гә якын корт күче теркәлгән. Башка җирләрдәге кебек биредә дә планлы кисәтү чаралары үткәрелә, хезмәтләр күрсәтелә.
Участок хезмәткәрләре билгеләвенчә, халык ягыннан аңлашмау, килешмәү килеп туган кыенлыклар арасында иң мөһиме исәпләнә. Кисәтү чараларының кирәклеген барысы да аңламый. Чакыруларга килгәндә, терлекләрдәге эч китү, мастит, вагинит һ.б. авырулар буенча мөрәҗәгать итәләр.
Әйткәндәй, сигез торак пункт һәм Аскын авылындагы Урман микрорайоны кергән участоктагы эпизоотик хәлне Мөхәмәтовлар күзәтә. Участок мөдире Лүзия Фәтәви кызы һәм ветеринария фельдшеры Рәмил Фәнис улы тормыш юлыннан гына түгел һөнәри юнәлештә дә 30 елдан артык бергә атлыйлар. Башкача әйткәндә, һөнәр сайлаганда язмышлары да билгеләнә. Гаилә башлыгы — Олы Күлдән, хуҗабикә — Күбияздан. Алар Башкорт авыл хуҗалыгы институтында (хәзер Аграр университеты. — автор искәрмәсе) беренче курста укыганда таныша.
— Медицина хезмәткәре булу хыялы белән янып яшәдем. Әмма булачак һөнәремне сайлау вакыты җиткәч, хыялымны үзгәртергә туры килде, — ди ветучасток мөдире. — Чөнки колхоз, совхозлар гөрләп эшләгән заманда абитуриентларга укырга юллама бирәләр иде. “Үрмияз” совхозына мөрәҗәгать иткәндә тик ветеринария табибына гына калган иде. Башта каршы килдем, чөнки хыялым медицина хезмәткәре булу иде. Ә аннары миңа кеше дәвалыйсыңмы, мал дәвалыйсыңмы — аерма юк, диделәр. Әтием ягыннан туганым Фәрит Шәйнуров (Дүртөйле районында баш ветеринария табибы булып эшли иде ул вакытта) белән сөйләшкәннән соң, ветеринар һөнәрен үзләштерергә карар иттем.
...Бүген ул шундый карар кабул иткәненә һич кенә дә үкенми, моның өчен язмышына рәхмәтле. Лүзия Фәтәви кызы медицина хезмәткәре буласы килсә, Рәмил Фәнис улы әтисе юлын сайлап, урманчы булырга планлаштыра. Әмма язмыш аны Авыл хуҗалыгы институтына китерә.
— Армия хезмәтен тутырып кайткач, сайлаган юнәлеш буенча керә алмадым. Рабфакка кердем (ветеринария буенча), бик ошады, шулай торып калдым, — ди Рәмил Фәнис улы. — Районга кайткач, мине башта баш ветеринария табибы, аннары терлекчелек буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр. Совхоз гаиләбезне торак белән тәэмин итте.
Замана үзгәрә, совхоз бетә, әмма төрле үзгәртеп коруларга карамастан, Мөхәмәтовлар сайлаган һөнәрләренә тугры кала. Алар эшкә зур теләк белән йөри. Өйдә дә, эштә дә һәрвакыт бергә булу ялкытмыймы дигән сорауга бертавыштан: “Бергә булганда барысы да көчтән килә”, дип җавап бирделәр. Гаилә пары бар мәсьәләне дә бергә хәл итә. Мөхәмәтовларның хуҗалыклары зур, күпләп мал асрыйлар, мөгезле эре терлекләре генә дә сигез баш, бал кортлары да бар.
— Әйе, шулай итеп, медик була алмадым, әмма хыялымны төпчек улым Рәмис тормышка ашыра. Ул Башкорт дәүләт медицина университетының дүртенче курсында укый, — ди Лүзия Фәтәви кызы. — Кызыбыз Лилия Аграр университетының икътисад факультетын тәмамлады.
Әлеге вакытта гаиләсе белән Уфа шәһәрендә яши, банкта эшли. Алиябез — балалар психологы. Барыбыз да бергә җыелган вакыттан да бәхетле мизгел юк безнең өчен.
...Менә шулай Мөхәмәтовлар һәр аткан таңга, балаларының уңышларына куанып, булганына шөкерана кылып гомер кичерә.