Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 август 2019, 13:58

Зажигалка газын иснәп үлгән

Зажигалка газының чираттагы корбаны турында билгеле булды.

Зажигалка газының чираттагы корбаны турында билгеле булды. Бу юлы Мәләвездән 15 яшьлек егет вафат булган.

Социаль челтәрләрдәге бер төркем хәбәр иткәнчә, ул кичтә егет дуслары белән бергә утырган һәм баллоннан газ иснәгән.

Хәл белән таныш булган шаһитлар мәгълүматларына караганда, егет кинәт үзен начар хис иткән, аның конвульсияләре башланган, сулышы авырайган. Егет үлгәнче дусларының ашыгыч ярдәм чакырту-чакыртмаулары турында хәбәр ителми.

Хәзер бу хәлне хокук саклау органнары тикшерә, дип хәбәр итә “КП-Уфа”.
Читайте нас: