Новосибирскида яшәүче ир мондый шешәләрне берничә ел җыйган булган.
- Элегрәк бакча өенә шешәләрдә су ташый идек. Ә менә биш ел элек су керттеләр. Шешәләрне ташларга жәлләдем, койма эшләргә булдым. Күршеләрем дә шешәләрен миңа бирде, - диде Геннадий Иванович.
Геннадий Ивановичка әле 64 яшь. Аның коймасы 50 метрга сузылган, урындагы журналистлар исәбе буенча, 2 меңнән артык шешә файдаланылган.
- Койма биш елдан артык тора инде. Иң мөһиме - чүп-чар юк һәм койма да бушлай эшләнде, - дигән ир.