Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 август 2019, 16:59

Республика Башлыгы грантларын алуга конкурс

Мәдәният министрлыгы 2020 елга Башкортстан Республикасы Башлыгы грантларын алуга конкурс үткәрү турында игълан итте.

Мәдәният министрлыгы 2020 елга Башкортстан Республикасы Башлыгы грантларын алуга конкурс үткәрү турында игълан итте.

Грантлар Башкортстан Республикасының мәдәни потенциалын саклау һәм үстерү максатында музыка, театр, педагогика, хореография һәм сынлы сәнгать, кинематография, архитектура һәм дизайн, музей һәм китапханә эше, сәнгать һөнәрләре һәм һөнәрчелек, халык иҗаты өлкәләрендә мәдәни кыйммәтләрне булдыру, саклау, арттыру, тарату һәм үзләштерү буенча иҗади проектларга ярдәм итү өчен булдырылган.

Грантлар конкурс нәтиҗәләре буенча максатлы субсидияләр рәвешендә бирелә:

— мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә һәркайсы 150 мең сум күләмендә 10 грант;

- иҗат коллективларына һәрберсе 420 мең сум күләмендә 5 грант.

Гариза формасы - Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында. Конкурс материалларын кабул итү һәм теркәү 2019 елның 2 сентябреннән 1 октябренә кадәр Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Революцион урам, 18нче йорт, 15нче кабинетта булачак, телефон: (347) 280-87-66.
Читайте нас: