Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 август 2019, 11:25

Сентябрьдә нинди һава торышы булачак?

Гидрометүзәк фаразларына ярашлы, сентябрьдә Русиянең Европа өлешендә һава температурасы елдагыдан югарырак булуы көтелә.

Гидрометүзәк фаразларына ярашлы, сентябрьдә Русиянең Европа өлешендә һава температурасы елдагыдан югарырак булуы көтелә.

Шуны да истән чыгармыйк: һәр климат зонасына үзенә генә хас норма бар. Әйтик, Мәскәү өчен сентябрь нормасы көндез +18, төнлә +14 градус, бу - ай башында. Ә ахырында көндез +9, төнлә +4 градус җылы булуы көтелә.

Әмма быел Мәскәүдә сентябрьдәге һава торышы, бу нормалардан тайпылып, тагы да җылырак булмакчы. Шулай ук илебезнең Азия территориясендә дә Уралдан Ерак Көнчыгышка кадәр сентябрь гадәттәгедән җылырак булуы ихтимал.

Әлеге вакытта исә Башкортстанда һава температурасы көннән-көн түбәнәя, яңгырлар да үзләрен оныттырмый әле. Бүген, 22 августта, термометр баганалары төнлә +12... +17 градус җылы күрсәтәчәк, ди синоптиклар. Республиканың көнчыгышында исә төнлә +7 градускача суытырга мөмкин. Көндез +23... +28 градус җылы булмакчы. Кыска вакытлы яңгырлар явуы мөмкин.

23 августта һава торышы әллә ни үзгәрмәс, ди белгечләр. Шулай ук яңгырлар явуы мөмкин, көндез давыл чыгуы бар. Көндез +25... +30 градус эссе булуы ихтимал.

Җәйнең соңгы сәламнәрен хуш күңел белән кабул итик, дуслар!
Читайте нас: