Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 август 2019, 12:29

Яңартылган парк ачылачак

Күбияз авылында паркны төзекләндерү эшләре тәмамлануга якынлаша.

Күбияз авылында паркны төзекләндерү эшләре тәмамлануга якынлаша. Юл төзү-ремонтлау идарәлегенең эшчеләр бригадасы тротуарларга асфальт түшәү белән мәшгуль.

Биредә эшләр “Шәһәр мохите” проекты буенча алып барыла. Ай дәвамында юлчылар монда сукмаклар нигезен әзерләп, ком салганнар, ком-бетон катнашмасыннан бордюрлар эшләп, асфальт-бетон җәйгәннәр.

“Аскын электр челтәрләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тирә-якны яктырту өчен баганалар утыртып, тимерчыбык сузган, лампалар урнаштырган. Тиздән эскәмияләр һәм утыртылган агачлар аллеясе барлыкка киләчәк.

Яңартылган парк күбиязлылар һәм килгән кунаклар өчен яраткан ял итү урынына әверелер, дигән өмет бар.

— Паркыбыз яңарып, матурланып китүенә куанып бетә алмыйбыз. Ул балалар бакчасы белән янәшә генә урнашкан. Баланы бакчадан алгач, аллея буйлап йөри, эскәмияләрдә утырып тора, ягъни эш көненнән соң ял итә һәм вакытны гаилә белән бергәләп күңелле үткәрә алачакбыз, — ди Күбияз авылында яшәүче Айсылу Нуртдинова.

Исегезгә төшерәбез, бу программа буенча паркны яңарту эше узган елда башланган: Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм һәлак булганнар истәлегенә стела урнаштырылган, тирә-ягына плитә тезелгән иде.

Лилия Шәрифгалиева

материалы һәм фотосы.
Читайте нас: