Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 август 2019, 14:30

Җәйнең калган көннәре нинди булачак?

Шөкер, җәйнең соңгы ае матур, җылы көннәре белән сөендерә.

Шөкер, җәйнең соңгы ае матур, җылы көннәре белән сөендерә. Арытаба ничек булыр?

Алдагы ике көндә явым-төшемсез, җилсез көннәр көтелә. Һава температурасы 24-29 градус җылы булачак. Көньяк районнарда термометр баганасы 33 градуска кадәр күтәреләчәк.

20-25 августта бераз яңгыр вәгъдә итәләр. Температура 22-24 градус булачак.

Августның соңгы атнасы җылы көннәр белән әллә ни шатландыра алмас. Яңгырлар һәм болытлы көннәр булачак. Һава температурасы 13-23 градус булыр дип көтелә.
Читайте нас: