Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 август 2019, 18:10

Бәрәңге авыруларны дәвалый

Бәрәңгедәге иң файдалы матдәләр — аның кабыгында.

Бәрәңгедәге иң файдалы матдәләр — аның кабыгында. Шуңа күрә бәрәңгенең кабыгы белән пешерелгәне әйбәтрәк, мичтә пешсә, бигрәк тә.

Бәрәңге авыруларны дәвалый. Мәсәлән, ашказаны-эчәк трактын. Бәрәңге суын көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан эчсәң — файдасы зур.

Бәрәңге согы 10 минут эчендә бозыла. Аны сыгу белән эчәргә кирәк. 4-5 атна эчендә ул гастрит, колит авыруларын, 6-8 атна эчендә ашказаны җәрәхәтен бетерә. Яшь бәрәңге согы аеруча файдалы. Тәмле булсын өчен аңа бал йә мүк җиләге согын кушалар. Февральдән соң бәрәңге белән дәваланмыйлар - крахмалы да аз, витаминнары да.

Бәрәңге полиартритны дәвалый. Бу сыйфатын Альма Нексе дигән галимә ачкан. Ул үз-үзен бәрәңге белән полиартриттан дәвалаган. Ә аңарчы 20 ел инвалид арбасында утырган. Аяк-куллары кәкрәеп беткән бу ятим кызга төш керә. Төшендә аңа дәвалану юлын күрсәтәләр. Кабыклы бәрәңгене бик озаклап пешергәч, суы белән бергә төяргә һәм шул ботканы көне буе ашарга кирәк икән. 2 атна үтмәгән, бәрәңге Альманың хәлен җиңеләйткән. Бераздан ул аягына баса, сәламәтләнә. 70 яшендә дә зифа буйлы актив хатын була ул, дип яза igelek.ru сайты.
Читайте нас: