Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 август 2019, 13:55

"Һава-десант гаскәрләре өчен!" девизына тугры

501, 502, 503

501, 502, 503 — Аскын авылында яшәүче Раил Гарифуллин ачык һавада бу саннарны эчтән генә санавын бүгенгедәй хәтерли. Ан-2 самолеты борты, аста — 600 метр ераклыкта җир, ә тирә-юньдә чиксез иреклек, күкнең зәңгәрлеге — болар барысы да артта калган.

Парашют белән беренче тапкыр сикерүе гомерлеккә хәтерендә уелып кала. Ул вакытта аңа, яңа гына армия сафына алынган егеткә, сәламәтлек торышы буенча бу эшне башкарырга ярамаган була. Әмма балачактан ук һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү теләге белән янып яшәгән Раил Гарифуллин бернигә карамастан, парашют белән сикерә һәм моның өчен бервакытта да үкенми. Хезмәт итү чорында мондый сикерүләр 20ләп була, әмма беренчесе күңелдә уелып кала.

— Бергә хезмәт иткән егетләрнең парашют белән беренче тапкыр сикерүләре, ә аннары узыштан хис-кичерешләре белән уртаклашуларын күз алдына китергәч, миңа ничектер кыен булып китте, — дип хәтер йомгагын барлады Раил Әсрар улы. — “Ничек инде күпме тельняшка һәм зәңгәр беретта горур йөрү теләге белән янып яшәп, бүген килеп шушы хыялдан баш тартырга?” дигән уй тынгылык бирмәде. Һәм иртән Тула өлкәсендә минем белән бергә яшь солдатлар курсын үткән тугыз егет составында Ан-2 самолеты бортына кердем. Җиденче булып сикерергә туры килде. Төп хезмәтемне 76нчы Чернигов дивизиясендә (Псков) үттем. Туган ягыма сержант булып кайттым.

...Шул вакыттан башлап күп еллар үткән, әмма ел саен 2 август — Һава-десанты гаскәрләре көнен Раил Гарифуллин аеруча бер дулкынлану хисе белән көтеп ала. Сый-нигъмәткә бай өстәл артына туганнар, дуслар, бергә хезмәт иткән кешеләр җыела, хатирәләр йомгагы сүтелә, яшьлек елларындагы җырлар яңгырый.

— Армия чыныктырып кына калмады, ә тугры, чын дуслар да бүләк итте. Нәкъ яшь солдатлар курсын үткән чорда Илһам Мөхәмәтдинов белән таныштым. Ул да Аскыннан. Гаиләләребез белән очрашып, аралашып торабыз. Бергә хезмәт иткән калган дусларым белән кунакка йөрешәбез, социаль челтәрләрдә аралашабыз. Хезмәт эшчәнлегем полиция бүлегендә үтте: эчке эшләр органнарына гомеремнең 23 елын һәм җиде аен багышладым. Бу юнәлештә дә армия чыныгуының кирәге чыкты.

Раил Гарифуллин өчен бу ел аеруча зур әһәмияткә ия — бер ай элек улы Айдар Ватаны алдындагы изге бурычын үтәп кайткан. Әлбәттә, балачактан һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү хыялы белән янып яшәгән кеше өчен бу зур горурлык.

— Улым Амурдагы Комсомольск шәһәрендә зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт итте, — ди Раил Әсрар улы. — Ул да чын ир-егетләр мәктәбен үтеп, чыныгып, тормышка башкача караш белән кайтты.

“Үсеп килүче буынга армия сафына барырга киңәш итәр идегезме?” дигән сорауга ул: “Ә башкача алар кайда рухи һәм физик чыныгу ала!? Тик армия генә үсмерне Ватанының патриоты, максатчан, гаиләсе, Ватаны өчен җаваплы чын ир-егет тәрбияли ала” дип җавап бирде.

Раил Әсрар улы билгеләвенчә, янәшәңдә ышанычлы терәк булганда гына ир-егет тормышында зур уңышларга ирешә ала. Бу юнәлештә аңа бәхет кояшы чын-чынлап елмайган — тормыш юлдашыннан уңган. Хәләле Руфина Нуриәхмәт кызы аңа бар яклап та ярдәм итә, һәр башлангычын хуплый. Мәкаләм герое кызы Айгөл турында аеруча бер җылылык, горурлык хисе белән сөйли.
Читайте нас: