Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 июль 2019, 16:56

Сәүдә хезмәткәрләре эше

Июльнең дүртенче шимбәсендә Русиядә Сәүдә хезмәткәре көне билгеләп үтелә.

Июльнең дүртенче шимбәсендә Русиядә Сәүдә хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көне 2013 елда РФ Президенты Указы нигезендә булдырыла.

Күптән түгел редакциягә гәзитебезне даими укучы Петр Малашкевич кереп: “Ән-нур” кибетенә керүе үзе бер куаныч. Андагы сатучыларны сайлап алгансың мени: матурлар, изге күңеллеләр, игътибарлылар, мөлаемнар. Андый кешеләр турында, һичшиксез, гәзиттә язарга кирәк”, диде.

Бу очрашу сатучылар турында мәкалә язарга этәргеч булды. Сәүдә хезмәткәрләре белән һәр көнне диярлек очрашабыз. Кайбер кибетләргә керүе аеруча куанычлы, чөнки анда сатып алучыларны якты йөз, җылы караш белән каршы алалар. Менә “Ән-нур” кибете нәкъ шундыйлар исәбендә. Кибетнең исеме дә җисеменә туры килгән. Чынлап та, сатучылар йөзеннән һәрвакыт нур бөркелә.

— Биредә барыбыз да бер яшьтә диярлек, — ди кызлар. — Шуңадыр да күрәсең, бер фикердә булып, уртак тел табып, тату гаилә булып эшлибез.

Коллективта алты гүзәл зат тырышып хезмәт сала. Шушы кибеткә килгәнче, төрле сәүдә ноктасында тәҗрибә туплаганнар.

— Биредә өч ел гына эшлим әле, бик ошый. Хезмәттәшләрем төпле киңәшләре, эшләре белән ярдәм итәләр, — ди өч бала әнисе Эльвира Баишева. Балаларының өлкәне — студент, булачак программист, 15 яшьлек Риана — хуҗалык эшләрендә алыштыргысыз ярдәмче, биш яшьлек энесе Адельне тәрбияләшүдә өлеше зур.

Ул запас частьлар сату бүлегендә эшли. “Аларның исемнәрен ничек хәтереңдә калдырасың?” дигән сорауга: “Китап, Интернет челтәре аша укыйм”, дип җавап бирде. Аны алмаштыручы Светлана Шебалкова биредә озак еллар эшли, шуның өчен ярдәм кул астында гына.

— Коллективымны яратам, хөрмәт итәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итәбез, тормыш турында әңгәмә корабыз, киңәшләшәбез. Хезмәткәрләр җитәкчелек белән яхшы мөгамәләдә. Шәхси эшкуарлар Фәнирә Закирҗан кызы һәм Әлфис Гаяз улы Әгъзамовлар изге күңелле, ярдәмчел кешеләр, — ди Светлана Анатольевна. — Мине тормыш, миһербанлы кешеләр күпкә өйрәтте.

Ул үзе дә тырыш, максатчан, эшенә җаваплы карый.

Кибеттәге уенчыклар һәм канцелярия товарлары бүлегендә балалар һәм үсмерләр һәрвакыт күп.

— Август уртасыннан кеше сизелеп арта, — диләр Динә Кавыева белән Фәнзилә Әхмәтова. — Ручка, каләм, точилкаларның матур, гадәти булмаганнарына заказ бирергә тырышабыз.

Динә Рәвис кызы балалары Илнур (6 сыйныфта укый) белән Самирдан (2 сыйныф) мәктәп кирәк-яракларының ниндиләренә өстенлек бирүләре турында сорый. Кавыевлар июль башында өлкәннәре Владиславны армия сафына озаткан. Әлбәттә, әни кешегә бу вакытлыча аерылышуны кичерү бик җиңелләрдән булмый. Әмма тормыш иптәше Илдар Фәйзелбарый улы, хезмәттәшләре аңа сүз белән дә, эш белән һәрвакыт ярдәм итәчәкләрен ул яхшы белә.

Ә Фәнзилә Фәнис кызының почта бүлекчәсендә дә, юл төзү-ремонтлау идарәлегендә дә эш тәҗрибәсе бар. Ул бәйләм бәйләргә ярата. Ничә яшьлек балага нәрсә сатып алырга кирәклеген яхшы белә.

— Кибеттә, мәктәптәге кебек, иң мөһиме — аралаша һәм уртак тел таба белү мотлак, — ди Фәнзилә Фәнис кызы.

Ә хуҗалык бүлегендә һәр көнне кеше өзелми, бигрәк тә хәзер — җәйге чорда: барысы да ремонт ясый, районда яңа йорт салучылар саны да көннән-көн арта.

Светлана Хакова “Ән-нур” кибетендә 2012 елдан башлап эшли. Тормыш иптәше Рәис Хәнифҗан улы белән яңа йорт төзеп кергәннәр. Шуңа да товарга заказ биргәндә нинди буяу яхшырак, ванна бүлмәсе өчен нәрсә кирәклеген яхшы белә. Ике ул тәрбияләп үстерәләр: Илнур — нефть, Илнар аграр университеты студентлары. Светлана улларын камыр ашлары белән сыйларга ярата.

— Ярый әле атналап эшлибез, якыннарыбызга игътибар бүләргә, пешеренергә, кер юарга, өй җыештырырга, бәйләм бәйләргә вакыт күбрәк кала. Товар күпләп кайтканда барыбыз да эшкә чыга, — ди Светлана Сәлимҗан кызы.

Светлана билгеләвенчә, аеруча яраткан сатып алучылары да бар.

— Кибетебезгә еш керүчеләр бар, алар инде безне исемләп белә. Бу шатлык түгел мени? — ди ул.

Сөмбел Гаделисламова да эшкә кибеткә аның белән бергә килә. Ул Йоматау аграр техникумын тәмамлаганнан соң, Маталы авыл Советында бухгалтер булып эшли. Авыл Советы эшен туктату сәбәпле, Аскынга күченеп килергә туры килә. Аның тормышында сынаулар күп була. Әмма барысы да инде артта калган. Балалар инде үскән: Эльвина — 9, Илмир 6 сыйныфка укырга бара. Тормыш иптәше Илдар Хәлил улы гаилә өчен җан атып яши.

Сөмбел Фидәрис кызы чисталык, пөхтәлек, тынычлык ярата.

— Тормыш авырлыкларын кичерергә яраткан коллективым ярдәм итте. Шуның өчен аларга рәхмәтлемен, — ди ул. — Язмышка зарланмыйм.

Сатучы һөнәреннән дә җиңел, гади өлкә юк дигән фикер йөртү дөрес түгел. Сатучы — җаваплы, кирәкле, мөһим, җиңел булмаган һөнәр. Оста хезмәткәр товар ассортиментын, бәяләрне, сатып алучы психологиясен, канәгать калсын өчен аңа нәрсә киңәш итәргә кирәклеген яхшы белә. “Ән-нур” кибете сатучылары шушы сыйфатларга ия дә инде.

Изге күңеллелек сатучы өчен иң мөһиме. Әгәр ул “Сатып алучы хокуклы” дигән принципка таяна икән, димәк, аңа эшләве дә җиңел булачак. Чөнки нинди генә сатып алучы юк? Мәсәлән, тиргәшүчән, үзенә аеруча игътибар таләп итүчән һ.б.

— Нинди генә хәлләр килеп тумасын, һәрвакыт бар сатып алучыны елмаеп каршы алабыз, елмаеп озатып калабыз, — ди кызлар. — Кайбер чакта бер дә юкка үпкәләтеп, хәтер калдырып чыгып китүчеләр да бар, шунысы кыен. Без дә бит кешеләр, күңел кителә. Әмма сатып алучыларның күпчелеге изге күңелле, нурлы, мөлаем кешеләр. Арада якын кешеләренә генә ышанып сөйли торган серләре, планнары белән уртаклашучылар да бар. Аларны дикъкать белән тыңлыйбыз, хәлләренә керәбез, киңәшләребезне бирәбез.

Кызлар югарыда билгеләп үткәннәрне раслап, төрле очракларны искә төшерәләр. Шулай кибеткә килеп кергәч, андагы хезмәткәрләр дә, сатып алучылар да бер-берсенә һәрвакыт ягымлы, игътибарлы булсын.

Нина Николаева.

М. Юнысов фотосы.
Читайте нас: