Җәй. Су, төрле газлы эчемлекләр күпләп эчелә. Бигрәк тә яшьләр өзлексез рекламаланган “Кока-кола”ны яратып ала. Әмма белгечләр, “Кока-кола” яратучылар үз сәламәтлегенә коточкыч зыян сала, дип саный. Мондый газлы эчемлекләрдәге актив матдә – фосфор кислотасы дүрт көндә хәтта тырнакны да эретергә сәләтле икән. Ә без шуны “кинәнеп” эчәбез, балаларыбызга сатып алып “куанабыз”...
* “Кока-кола”ны хуҗалыкта бөтенләй башка максатларда кулланырга мөмкин. Мәсәлән, җәен автомобиль тәрәзәсенә пычрак күпләп ябыша. “Кока-кола” аны җиңел генә юып төшерә ала. Автомобильнең хромланган бамперындагы тапларны бетерү өчен аны “Кола”да чылатылган фольга белән сөртәләр. Тутыктан котылу өчен дә “Кола” агызып ышкырга мөмкин.
* Бу эчемлек бизәнү әйберләрен, алтын-көмешне, калак-чәнечкене дә әйбәт тазарта. Моның өчен аларны бер тәүлек “Кола” салынган савытта тоталар.
* Киемдәге тап бетмәсә, “Кола” кушып юалар.
* Раковина, унитаз тыгылса, анда бер шешә “Кола” агызып, бер сәгать тоту да җитә.