Ышаныч
+20 °С
Дождь
Общие статьи
17 Июля 2019, 13:51

Ай тотылганда ачуланышырга ярамый

Астролог Василиса Володина бу көнне үзеңне ничек тотарга киңәшләр бирә.

Астролог Василиса Володина бу көнне үзеңне ничек тотарга киңәшләр бирә.

Чираттагы Ай тотылу коридоры 2 июльдә башланып, 17 июльгә кадәр дәвам итте.

Бүген аның соңгы көне аеруча тәэсирле булачак. Бу уңайдан астролог Василиса Володина үзенең Инстаграмдагы битендә берничә киңәш урнаштырган.

- Ай тотылган көнне үзеңне ничек тотарга? Әлбәттә, сак кыланырга! Артыгын ашамаска һәм арымаска. Үзегезнең барлык эмоцияләрне кешегә чыгарып түкмәгез. Хәтта әңгәмәдәшегез сезнең өчен бик якын кеше булса да тыела белегез, — ди Василиса.

Моннан тыш, астролог Ай тотылган көнне яраткан кешең белән һич кенә дә конфликта керергә ярамавын искәртә.
Читайте нас