Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 июль 2019, 13:51

Луизаның кызлары ни хәлдә?

Әле алар картәтиләре карамагында.

Әле алар картәтиләре карамагында.

— Барысы да яхшы. Лагерьга барырга тәкъдим иткәннәр иде, җибәрмәдем. Әлегә башка балалар белән аралашудан тыеп торам. Югыйсә, аларга маймылларга караган кебек карыйлар. Лагерьга барсалар да, һәр бала бармак төртеп күрсәтәчәк. Әле алар белән педагоглар, неврологлар, психологлар шөгыльләнә. Кызларның хәле начар түгел, — дигән ул.

Алар әниләреннән аерылуны нык авыр кичерә. Туганнары шушы катлаулы чорда төрлечә ярдәм итәргә тырыша. Луизаның әтисе кызы белән күрешә алмаган, тикшерү изоляторына передача гына илтеп биргән.

Шул ук вакытта Марат Хәйруллин кызларны картәтиләренә опекага бирүләренә каршы булган. Янәсе, ул сау-сәламәт, иректә. Үзе исә балалары янына бер тапкыр килгән дә тагы каядыр югалган.
Читайте нас: