Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 июль 2019, 12:12

Банк картасыннан акча урлауның төп алымы билгеле

Экспертлар билгеләп үткәнчә, мошенникларның күбесе бертөрле схема буенча эш итә.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, мошенникларның күбесе бертөрле схема буенча эш итә.

Мошенниклар русиялеләрнең банк карталарыннан акча урлау өчен гаджетларны саклау өлкәсендәге җитешсезлекләрдән түгел, күбесенчә социаль инженерия алымнарыннан файдалана.

Мисал өчен, Zecurion компаниясендә белдерүләренчә, психологик алымнар ярдәмендә карталардан акча урлау очраклары 60 процентка җитәргә мөмкин. Group-IB компаниясендә исә исәпләрдән акча чәлдерүнең 80 проценттан артыгы шундый очракларга туры килә дип саныйлар.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, мошенникларның күбесе бертөрле схема буенча эш итә. Алар корбаннар белән элемтәгә керә, үзләрен банк яисә хәвефсезлек хезмәте вәкиле дип таныштыра һәм шикле активлыкка юлыгулары хакында белдерә. Шуннан соң клиентларның шәхси мәгълүматларын һәм кодларын алып, шулар ярдәмендә акча чәлдерә, дип яза "Татар-тудей"..

Белгечләр искәрткәнчә, мондый очракларны булдырмас өчен гражданнар арасында киберграмоталылык буенча программалар кертергә һәм аларны үстерергә кирәк.
Читайте нас: